К. Чуковскийның тууына 140 ел булуга багышланган «Шигырьләр һәм әкиятләр» викторинасы (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен Корней Чуковскийның тууына 140 ел булуга багышланган  «Шигырьләр һәм әкиятләр» викторинасы уздырды. 
Чарада балалар кечкенәдән үк таныш «Тараканище», «Бармалей», «Муха-цокотуха», «Мойдодыр», «Краденое солнце», «Бибигон» кебек әсәрләрне искә төшерде, шулай ук язучының тормыш юлы белән танышты. Викторина  «Телефон», «Телеграмма», «Табылган әйберләр бюросы» дигән берничә уеннан торды. Уеннарның берсендә балаларга кайсы әкият герое теге яки бу әйберне (савыт, термометр, сабын, кылыч) «югалтканлыгын» белергә һәм тәкъдим ителгән әсәрдән юлларны искә төшерергә кирәк булды. 
Балалар уйнап кына калмады, ә 1962 елгы «Тараканище» диафильмын карады, шуннан соң әдәби очрашу турында хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

Поделиться: